2024 елның 12 апрелендә Чирмешән районында "Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты" үткәрелә.
Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе - эш бирүчеләр һәм эзләүчеләрнең үзара хезмәттәшлеге өчен уңайлы һәм нәтиҗәле мәйданчык ул.
чарада сез :
- булган вакансияләр турында белергә;
- "Демография" милли проекты буенча бушлай белем алу мөмкинлеге турында;
- үз эшен ачканда социаль программалар турында мәгълүмат алырга;
- балигъ булмаган балаларны җәйге каникуллар чорында 14-18яшьтән эшкә урнаштыру һ.б. турында мәгълүмат алырга мөмкинсез.
Район предприятиеләре һәм учреждениеләрендә эшләүче вакансияләр буенча мәгълүмат бирәчәк, танышу һәм әңгәмәләр үткәрәчәк. Барлык гражданнарны һәм эш бирүчеләрне түбәндәге адрес буенча көтәбез: Чирмешән ав., М. Титов ур., 1 й., район мәдәният йорты.
Чараны үткәрү вакыты: 12 апрель көнне 9:00 сәгатьтән 11:00 сәгатькә кадәр. Өстәмә мәгълүмат 8(84396) 2-27-56.
Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең федераль этабы 28 июньгә планлаштырылган.