Ә Сез вакантлы эш урыннары хакында мәшгульлек Үзәгенә хәбәр иттегезме?
«Россия Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү турында» гы законның 19.04.1991 елның 1032 нче маддәсенең 3 нче пункты нигезендә эш бирүчеләр ай саен халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә агымдагы айның 25 нче числосына кадәр, расланган форма буенча буш эш урыннары һәм вакантлы вазыйфалар булу турында мәгълүмат бирергә тиеш. Билгеләнгән көнгә вакантлы эш урыннары булмаган очракта бу хакта белешмә бирелергә тиеш.
Дәүләт хезмәтләреннән файдалану өчен оешма моңа кадәр халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә мөрәҗәгать итмәгән очракта, җитәкче имзасы һәм мөһере белән расланган ИНН һәм ОГРН күчермәләрен, шулай ук предприятиенең карточкасын биреп, теркәлү узарга тиеш.
Игълан ителгән вакансияләрдә дискриминацион характердагы чикләүләрне үз эченә алган мәгълүматны күрсәтү тыела (җенесенә, яшенә, милләтенә, теленә, килеп-чыгышына, яшәү урынына, дингә мөнәсәбәтенә һәм б.ш. – 02.07.2013ел, №162 –ФЗ Федераль закон).
Вакансияләр «Рәсәйдә Эш» гомумрәсәй вакансияләр базасы мәгълүмати-аналитик системасында урнаштырыла. Порталга эш эзләүчеләр өчен дә, эш бирүчеләр өчен дә мәгълүмати материал тупланган.
«Хезмәткәрләргә ихтыяҗ, буш эш урыннары хакында мәгълүматлар» бланкын Чирмешән халкын эш белән тәэмин итү үзәге сайтында алырга мөмкин
http://cher.tatartrud.ru ның «эш бирүчеләргә бүлегендә » , алга таба «Документлар ».
Вакансияләр урнаштыру мәсьәләләре буенча 2-27-56 телефоны буенча яки Чирмешән авылы, Титов урамы, 5-нче йорт, мәшгульлек үзәгенең 1-нче бүлмәсенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.